Марат Әхмәтов терлекчелек тармагының 2018 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар турында мәгълүмат бирде

2018 елның 20 июле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  терлекчелек  тармагының 2018 елның беренче  яртыеллыгындагы  эшенә   йомгаклар турында  мәгълүмат  бирде. Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы   Премьер-министр   Алексей Песошин үткәрде.

Марат Әхмәтов башта күпьеллык үләннәрне беренче  кат  чаптыруга  йомгаклар  турында  сөйләде.   500 мең га мзйданнан диярлек   650 мең тоннадан  артык   азык  җыелган. Бу  - шартлыча  бер  баш  хайванга    11 центнер чамасы туры  килә.    Министр күпьеллык  үләннәрнең  нәтиҗәлелегенә тулырак тукталды. 

Терлекчелек  тармагының 2018 елның беренче  яртыеллыгындагы  эшенә   йомгакларга  килгәндә,    министр, сатып  алу  бәяләренең түбән булуы   тармакның  финанс-хуҗалык  нәтиҗәләренә шактый  тискәре тәэсир итте, диде. Мәсәлән, беренче  яртыеллыкта  сөт бәясе  18,7 сум/кг иде, бу  узган  елга  караганда    4,5 сумга  кимрәк. Эре мөгезле терлек итенә, дуңгыз һәм кош итенә бәяләр дә моннан  өч ел элек  булган  дәрәҗәдә катып  калды, дип билгеләп үтте    министр.

Марат Әхмәтов әйтүенчә,  беренче  яртыеллыкта   авыл хуҗалыгы  продукциясен сатудан  табыш    (авыл хуҗалыгы  оешмалары һәм   крестьян-фермер хуҗалыклары)  39,9 млрд. сум тәшкил иткән  (ягъни  2017 елга  карата   99%). Терлекчелектән акчалата  табыш  –  30 млрд.сум, үсемлекчелектән    – 6,5 млрд. сум, башка продукциядән  – 2,6 млрд. сум.

Бәяләр буенча  уңай  динамиканың  булмавы һәм керем өлешенең кимүе  җитештерү күрсәткечләрендә тискәре чагылыш  тапты, дип билгеләде  министр. Шулай  итеп,  2018 елның  беренче  яртыеллыгында   сөт  647,5 мең тонна  (101%) җитештерелгән, эре мөгезле терлек буенча (тере авырлыкта)  – 49,8 мең тонна  (100%), дуңгызлар – 42,7 мең тонна  (104%), кош-корт  – 102,9 мең тонна  (103%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International