Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авылда кече хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

2018 елның 20 июле, җомга

Игенчеләр сараенда   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов  Татарстан Республикасы Икътисад министрв  Фәрит Габделганиев белән очрашты. Очрашуда   «2017-2020  елларга  Татарстан Республикасы  территориясендә  авыл хуҗалыгы  кулланучылар   кооперациясен үстерү» программасы  кысаларында  авылда  эшкуарлык эшчәнлегенә  ярдәм  итү  мәсьәләләрен  карадылар.

Очрашуда  шулай  ук  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы икътисад  министрының  беренче  урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү  департаменты  директоры   Рөстәм Сибъгәтуллин, «ТРның Эшкуарлыкка ярдәм  итү фонды» коммерциягә карамаган  оешманың генераль  директоры  Айдар Салихов, «Төбәк лизинг компаниясе» АҖ  генераль директоры   Марат Шакиров һәм башкалар  катнашты.

 Авылда  эшкуарлыкны активландыру, авыл   территорияләрен үстерү,  авыл хуҗалыгы  продукциясенең сыйфатын  арттыру   үстерү масатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы авылда  кече  хуҗалыкларга  ярдәм  итү өчен  берничә  төр финанс продуктын  тәкъдим  итте. Шулар  арасында:   «Факторинг-Агро» (сәүдә челтәрләре  белән эшләгәндә касса чыгымнарын  каплау), «Авыл хуҗалыгы кооперациясе» (акчалата займнар), Татарстан Республикасы Икътисад  министрлыгы микрозаймнары, кредитлар алганда  «ТРның Эшкуарлыкка ярдәм  итү фонды» коммерциягә карамаган  оешманың гарантияләре, «Төбәк лизинг компаниясе» АҖеннән җайланмалар  һәм техника өчен  лизинг программасы.

Очрашу  йомгаклары  буенча  Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Икътисад  министрлыгы белән берлектә   эшче   төркем төзергә, гамәлдәге  ярдәм  чараларыннан  файдаланырга  теләүчеләрне системалы  укытуны  оештырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International