Татарстан фермерлар делегациясе Бөтенроссия авыл хуҗалыгы форумында катнаша

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бүген Уфада Россия аграр хәрәкәте вәкилләре катнашында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы форумы ачылды. Әлеге чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делагатлары да катнаша.

Форум кысаларында 27 нче февраль конне - түгәрәк өстәл, 28 нче февральдә пленар өлеш узачак.

Бу чараларда авыл хуҗалыгына бәйле сораулар каралачак. Аерым алганда, Россиянең бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә АПКның үсеш юллары, авыл хуҗалыгының билгеле бер тармакларына дәүләт ярдәме, авылның социаль үсеше һ.б.

Татарстан исеменнән әлеге форумда ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, Түбән Кама районыннан «Земляки» КФХ җиткәчесе Владимир Аппаков һәм Азнакай районы фермеры Айрат Габдрахманов катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International