Институт белгечләре Нурлат, Балык Бистәсе, Әлмәт һәм Алексеевск районнарында булды инде. Иртәгә алар Тукай районына юл тотачак, ә беренче мартта аларны Аксубай районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре көтә.
Республика агросәнәгать комплексында эшләүче хуҗалык җитәкчеләре, ветеринарлар, агрономнар, инженерлар, икътисадчылар һәм башка белгечләрне агросәнәгать комплексындагы сакчыл җитештерү принципларына, ресурс саклау технологияләренә өйрәтәләр. Язгы кыр эшләре кампаниясе алдыннан машина-трактор паркын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга аерым игътибар биреләчәк.
Шулай ук көтүлекләрне электрон исәпкә кую хакында да сүз барачак.
«Татар-информ» МА