Марат Әхмәтов ТР Әлмәт һәм Азнакай кырлары өстеннән очып узды

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Бүген   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Әлмәт һәм Азнакай  кырлары өстеннән  очып узды, аның максаты -   авыл хуҗалыгы  эшләренең барышы   белән танышу  иде.

Азнакай районы республикада  беренчеләрдән булып  яңа  уңышны  җыюга  керештеләр.     «Азнакай» агофирмасы хезмәтчәннәре  шепкән  (рыжик) чаптыруга  керештеләр. Бу  культура районның  2700 гектар мәйданын  били. 

Игенчеләр өчен  һава торышы  да  уңай тора. Бер  атна  эчендә    1500 гектар мәйданда  шепкән чаптырылган. Моннан  ике   көн элек 10 комбайн аны  суктыруга  керештеләр. 

«Гектардан   16-17 центнер уңыш  чыга.  Бу культура шактый табыш  китерә, аңа   ихтыяҗ бар.  Киләсе  елда  аның  күләмен  арттырырга  уйлыйбыз.  Арыш, көзге  бодай  да  өлгереп килә. Бөртеклеләрнең торышы  яхшы,   уртача  150 мең тонна   уңыш  чыгар  дип уйлыйбыз», - диде район башлыгы   Марсель Шәйдуллин.

Механизаторлар өчен  бу  сезонда  кызыксындыру  чаралары  да  каралган. Районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы   Миргасыйм Усманов әйтүенчә, алдынгы  комбайнчылар өстәмә  рәвештә   1000 сум алачаклар, аларның ярдәмчеләре –   500 сум. Ел саен район  буенча кыр эшләре   чорында  1 млн  сум күләмендә     сертификатлар  тапшырыла. 

«Район озак  еллар дәвамында  Татарстан күләмендә мул   уңыш  бирә торган  районнан  санала, азнакайлылар  бөртекле  ашлык җыю буенча  да   алдынгылар  рәтендә.   Һава шартларының  төрлечә  торуына карамастан, район  быел да  үзенең тотрыклы    позициясен саклап калыр, дип  ышанам.   Икмәк  бар, сатып   алу  бәяләре  яхшы», - диде  Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International