ТР Премьер-министры Балык Бистәсе районында булды

2012 елның 25 феврале, шимбә

2012 нче елның 24 нче февралендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.

Башта Татарстан Хөкүмәте башлыгы Дон-Урай авылында шәхси эшкуар Эльмира Габдриеваның ит юнәлешендәге гаилә фермасы белән танышты. Бүгенге көндә фермада 200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Илдар Халиков терлекләрне кышлатуга аерым игътибар юнәлтте, авылда шәхси эшкуарлыкны алып баруга бәйле проблемаларны кузгатты.

Хәзерге вакытта районда 13 гаилә фермасы уңышлы үсеш кичерә, Илдар Халиков эш визиты кысаларында аларның җитәкчеләре белән очрашты. Кунак күргәннәреннән һәм ишеткәннәреннән канәгать калды. “Биредә үз эшен белүче, үз алдына конкрет максатлар куйган кешеләрнең эшләве сизелеп тора. Булдыклы кешеләр республика биргән мөмкинлекләрдән уңышлы файдалана”, - диде Премьер.

Шулай ук Илдар Халиков Балык Бистәсе муниципаль район Советы сессиясендә дә катнашты.

Район башлыгы Илһам Вәлиев 2011 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлар хакында сөйләде. Сессиядә шулай ук Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы И.Фәсхетдинов, “Кама” район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Р.Бариев, “Алтын Саба” агросәнәгать төркеме генераль директоры Д.Фәйзрахманов чыгыш ясады.

Республика Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады, аннары Балык Бистәсе районының уңышларына тукталды, районның авыл хуҗалыгы, социаль, икътисади өлкәләрдә динамик үсеш кичерүен билгеләп үтте. “Соңгы елларда сез күп эш башкардыгыз. Район күз алдында үзгәрә”, - дип ассызыклады ул.

Сессия ахырында Илдар Халиков укытучы М.Трофимовага, комбайнчы Б.Хановка һәм шәхси эшкуар Р.Хәмидуллинга дәүләт бүләкләре тапшырды.

 «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International