«Лукоз Саба» ҖЧҖ 1300 башка исәпләнгән кәҗә фермасының икенче чиратын файдалануга кертүне планлаштыра

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

2019 елга кадәр «Лукоз Саба» ҖЧҖ 1300 башка исәпләнгән кәҗә фермасының икенче чиратын файдалануга кертүне планлаштыра. Хәзерге вакытта фермада 3 716 баш кәҗә бар, шул исәптән 1685 ана кәҗә. 2019 елга аларның санын тагын 5 мең башка арттыру планлаштырыла.

"Лукоз Саба" кәҗә фермасы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Килдебәк авылында урнашкан. Ферманың мәйданы 15 мең кв.метр тәшкил итә, ул заманча азык бирү конвейерлар һәм башка махсус техника белән җиһазландырылган.

Хәзер ферма Россия базарындагы кәҗә сөтенең өчтән берен диярлек җитештерә һәм республикада иң эре кәҗә фермасы булып тора. 2018 елныңярты елында 400 тонна сөт җитештерелгән. Ферма еллык сөт күләмен 1000 тоннага җиткерү өчен барлык чараларны күрә. Бер кәҗә тәүлеккә уртача 1,7 литр сөт бирә. Планда -көнлек савымны 2 литрга җиткерү.

Ферма шулай ук нәсел репродукторы статусын алырга һәм селекция-генетика үзәген ачарга уйлый. Ферма базасында сөт кәҗәләрен караучыларны әзерләү буенча укыту үзәген ачу планлаштырыла.

Болардан тыш, «Лукоз Саба» ҖЧҖендә экотуризмны үстерәләр. Фермага килергә теләүчеләр өчен анда кунак йорты да бар. Биредә кунаклар кәҗә савып яисә кәҗә сөтеннән туңдырма ясап, гомумән, үзләрен чын фермерлар ролендә тоеп карый алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International