«Агрокөч» холдингы агрофирмаларында шепкән (рыжик) җыярга керештеләр

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

«Агрокөч» холдингы агрофирмаларында шепкән (рыжик) җыярга керештеләр. Бүгенге көнгә бу культура республиканың Зәй, Азнакай, Сарман, Тукай районнарында 1800 гектарга якын суктырылган. Гомумән алганда, әлеге майлы культура агрохолдингның 6,4 мең гектар җирен биләп тора.

Шепкән (рыжик) – перспективалы майлы культураларның берсе. Башка культуралар белән чагыштырганда, ул артык игътибар таләп итми, бу исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә һава шартларына бәйсез рәвештә мул уңыш алу мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, аның авыруларга каршы торучанлыгы да көчле.

Бүгенге көндә холдинг майлы культуралар игү өстенлеген шикәр чөгендере юнәлеше белән бер рәткә куя. Көнбагыш, көзге һәм язгы шепкән беренче мәртәбә 2016 елда чәчү әйләнешенә кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International