Татарстанда үткән тәүлектә 3023,2 тонна сөт савылган

2012 елның 24 феврале, җомга

24 нче февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда үткән тәүлектә 3023,2 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 30,8 тоннага артык.

Республика буенча һәр сыерга уртача 12,4 кг сөт туры килә. Әтнә районы терлекчеләре уртача 17,4 кг сөт алган.  Саба районы хуҗалыклары 0,2 килограммга калыша. Биредә уртача тәүлеклек савым - 17,2 кг. Шулай ук Актаныш (16 кг) һәм Кукмара (15,6 кг) районнары алда бара.

Тулаем савым күләме буенча узган ел белән чагыштырганда Кукмара, Саба, Актаныш, Азнакай һәм башка районнарда күрсәткечләр яхшы. Мәсәлән, Кукмарада, 2011 нче ел белән чагыштырганда, 15,8 тоннага артым күзәтелә

Шундый ук шартларда эшләгән Яшел Үзән, Спас, Бөгелмә, Питрәч районы хуҗалыклары шактый калыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International