ТРның 5 зонасында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабының күчмә утырышы үтәчәк

2012 елның 24 феврале, җомга

ТРның 5 зонасында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабының күчмә утырышы үтәчәк

2012 нче елның 20 нче февраленә алынган мәгълүматлар буенча, республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы берләшмәләре язгы кыр эшләре өчен культиваторлар ремонтлауны төгәлләгән. Шулай ук 6306 чәчкеч, 429 дисклы тырма, 761 катнаш агрегат, 9381 трактор әзерләнгән.

Республиканың Актаныш, Кайбыч, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү темплары югары. Азнакай, Чистай, Тәтеш һәм Спас районары исә ремонт графигыннан калыша.

Авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка кирәк-ярак агрегатларны төзекләндерү өчен республикада барлыгы 1157 звено эшли. Аларда 3437 эшче хезмәт куя. Машина ремонтлау эшләре 918 махсус пунктта башкарыла.

Киләсе атнада Буа районында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабының күчмә утырышы үтәчәк. Биредә әлеге зонаның 8 районы катнаша. Шундый ук чаралар республиканың тагын 4 зонасында да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International