«Агросила групп» агрохолдингының техника паркы урып-җыю эшләренә әзер

2018 елның 13 июле, җомга

Бүген «Агросила групп» ЯАҖ агрохолдингының инженерлык хезмәте ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге Идарәсе инспекторлары да катнаштылар.

Тикшерү барышында барлык комбайннарның һәм урып-җыюда катнаша торган барлык башка техниканың төзеклегенә игътибар иттеләр. Комиссия шулай ук беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм янгын сүндерү җайланмаларының торышын да тикшерде.

«Агросила групп» ЯАҖ агрофирмаларында 180 ашлык җыю комбайны бар, шул исәптән механикалаштырылган отряд составында - 90 комбайн, алар агрохолдинг хуҗалыкларына һәм чит авыл хуҗалыгы оешмаларына ярдәм күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International