Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 3 млн. гектар чәчү җире бар. Шуларның 400 гектарында берничә ел элек борчак игелгән.
Соңгы елларда әлеге авыл хуҗалыгы культурасының чәчү мәйданы берникадәр кимегән. Шуны да искәртерегә кирәк, республикада үрчетелүче терлекнең борчакта була торган аксымга ихтыяҗы зур.
«Әлеге культураның мәйданын арттыру максатынанн бюджеттан һәр гектарга 1 мең сум күләмендә акча бүленәчәк. Бу чаралар киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Максат – борчак мәйданын 100 мең гектарга җиткерү», - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика семинар-киңәшмәсендә.