Республиканың Саба районында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре өчен өч көнлек семинар булачак

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершек авылында Сөт Бизнес Академиясендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре өчен азык җитештерү процессларына идарә итү һәм сөт терлекчелегндә тукландыру мәсьәләләре буенча практик курслар узачак.

2018 елның 16 июленнән 19 июленә кадәр түбәндәге районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре укулар узачак: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы районнары. 19 – 21июльдә – Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мензелинского, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, ТЕләче, Чримешән, Чистай, Ютазы районнары.

Семинарның практик өлеше “Саба” ҖЧҖенең сөт-товар фермасы территориясендә һәм күпьеллык азык культуралары кырларында узачак.

Семинар кысаларында «Унибокс» ҖЧҖенең (Беларусь Республикасы) терлекчелек буенча консультанты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты А.М. Лапотко траншеяда һәм рулоннарда сенаж әзерләү, сөтчелек фермасында катнаш азык әзерләү һәм аны бәяләү буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International