Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.
Заявкалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2018 елның 11 июленнән 9 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 309
Кабул итү эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында тулырак мәгълүмат биредә урнаштырылган: http://agro.tatarstan.ru/rus/2018-2567337.htm