Казан ветеринар академиясендә булачак белгечләрнең эшкә урнашу мәсьәләләрен карадылар

2012 елның 21 феврале, сишәмбе

2012 нче елның 21 февралендә Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар академиясендә авыл җирлегенә кадрлар әзерләү, булачак белгечләрнең эшкә урнашу мәсьәләләре буенча очрашу узды.

Чарада Бауман исемендәге КДВМА ректоры Галимҗан Кәбиров, Лениногорск районы администрация башлыгы Рәгать Хөсәенов, ААҖ ХК «Ак Барс»ның АПК буенча генераль директор урынбасары Николай Титов, Алабуга районының авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре, ААҖ «Красный Восток-Агро», ААҖ «Вамин-Татарстан» вәкилләре һ.б. катнашты.

Студентлар белән очрашу барышында җитештерү практикасы, эшкә урнашу буенча сораулар каралды. “Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы талантлы яшь белегчеләргә мохтаҗ. Район администрациясе исә яшь кадрларга ярдәм кулын сузарга әзер”, - дип белдереледе чарада.

ТР авыл хуҗалыгы оешмасы вәкилләре булачак белгечләргә эшчәнлекләре турында сөйләде һәм студентларны үзләренә практика узарга чакырды. . Алар биредә тәҗрибә туплый алачак. Ә ахырдан, укулары тәмамлангач, эшкә дә урнашу мөмкинлеге булачак.

Исегезгә төшерәбез, авыл җирлеге өчен яшь белгечләр әзерләү мәсьәләсе ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тарафыннан Мамадыш районында узган республика семинар-киңәшмәсендә дә күтәрелгән иде. “2012 елдан башлап авыл хуҗалыгы профилендәге уку йортын тәмамлаган һәр белгечкә, әгәр үз белгечлеге буенча авылга эшкә кайтса, башта 100 мең сум акча биреләчәк һәм ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. Терлекчелектә белгечләрнең роле зур”, - дип ассызыклады министр семинар-киңәшмәдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International