Бүген республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды. Биредә ул Теләче муниципаль районы вәкиллекле органы утырышында катнашты. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлар турындагы төп доклад белән республиканың Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады. Ул 2011 елда район җитәкчелегенең эше икътисадның тотрыклы һәм динамик үсеше нигезендә халыкның тормыш сыйфатын арттыруга; иҗтимагый-сәяси һәм социаль тотрыклылыкны арттыруга юнәлдерелүен билгеләп үтте.
2011 елда 4,8 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елгы дәрәҗәгә туры килә. “Әмма сәнәгый җитештерү индексы күрсәткечләрен анализлаганда тармаклар арасында аерма күзәтелә: авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәренең үсеше 2010 елга карата 123 процент тәшкил иткән, сәнәгать һәм төзелештә исә җитештерү күләмнәре кимегән”, - дип хәбәр итте район башлыгы.
Эре һәм урта предприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр 366 миллион сум тәшкил иткән. Илдус Зарипов төп инвестицион проектлар хакында сөйләгәннән соң, салым базасының киңәюен, районга инвесторлар җәлеп итүнең, хезмәт хакы фондының артуын һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүнең район җитәкчелегенең алдагы елларга өстенлекле бурычлар рәтенә керүен ассызыклады.
“Теләче районының үсеш потенциалы зур. Район халкы эш сөючән, район географик яктан уңайлы урнашкан. Теләче районы җитәкчелегенә үз алларына яңа бурычлар куярга һәм аларны гамәлгә ашырырга кирәк, моның өчен мөмкинлекләр бар”, - дип белдерде ТР Президенты, утырышта ясаган чыгышында.
Теләченең авыл хуҗалыгы районы икәнлеген искәртеп, республика башлыгы агросәнәгать комплексы мөмкинлекләренең тулы күләмдә гамәлгә ашырылмавын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль программаларны актив куллану ярдәмендә авылда кече һәм урта бизнесны үстерүнең мөһимлеген искәртте.
“Теләче – шәһәр яны районы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан файдаланырга кирәк. Шәһәргә якын урнашу сезгә җитештерелгән продукцияне Казанга тиз арада китереп җиткерергә мөмкинлек бирә, башкалага керә торган урында агропромпарк төзелә, анда Теләче районы халкы да үз продукциясен сата алачак”.
Рөстәм Миңнеханов башкарган эшләре өчен Теләче халкына рәхмәт белдерде һәм 2012 елда яңа уңышлар теләде. Ул республика җитәкчелегенең авылга, шул исәптән Теләче районына да ярдәм кулы сузарга әзер торуын белдерде.
Очрашу ахырында ТР Президенты район халкына бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте