Һәр туган бозау өчен 300 сум күләмендә субсидия биреләчәк

2012 елның 21 феврале, сишәмбе

Агымдагы елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәр туган бозау өчен 300 сум акча алачак. Әлеге чара мөгезле эре терлекнең баш саны тотрыклылыгын булдыру өчен юнәлгән.

Өстәмә ярдәмне алу өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының нәселле терлек эше идарәсенә тиешле документлар тапшырырга кирәк.

Исегезгә төрешәрәбез, мондый төр ярдәм Буа, Баулы һәм Азнакай районнарында кертелде. Биредә терлекчеләргә яңа туган бозау өчен 100әр сум акча бирелә. Шул рәвешле әлеге районнарда икеләтә ярдәм гамәлгә керәчәк.

Бозауларны үстерү буенча мәгълүмат белән “Киңәшләр һәм тәҗрибә” бүлегендә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International