Республика хуҗалыкларында 170 бер. сугару техникасы эшкә җәлеп ителгән

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

«Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ белешмәләре  буенча, агымдагы  елда  республиканың   авыл хуҗалыгы  оешмаларында  һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында    346 су  сиптерү техникасы  исәпләнә,  шулардан -  227  машина барабанлы   һәм  119 машина  тәгәрмәч тибында.   

2018 елның   3 июленә республика  хуҗалыкларында 8 мең гектар   авыл хуҗалыгы   культуралары   җирләрен сугаруга   170 бер. техника җәлеп  ителгән, шул  исәптән  230 гектар  мәйданда күпьеллык җиләк-җимеш  үсентеләрен тамчылы  сугару  көйләнгән.  

Гомумән алганда,  2018 елда  бөртекле  һәм кузаклы   культуралар  (2,1  мең га), майлы  культуралар (0,5  мең   га), бәрәңге  (4,3  мең   га), яшелчәләр    (2,0  мең   га), азык  культуралары (2,8  мең   га) һәм җиләк-җимеш  культуралары    (0,5  мең   га) биләгән   13 мең  гектарга  якын  чәчүлек  мәйданын  сугару планлаштырыла.   

Бүгенге  көнгә    Апас, Биектау, Зеленодольск һәм   Нурлат   муниципаль  районнарында   11 сугару  системасына төзекләндерү  таләп  ителә, калганнары   – төзек, эшли торган  халәттә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International