Республиканың иң яхшы чөгендер игүче хуҗалыклары бүләкләнде

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

 «Татарстанда  кыр көне – 2018» күргәзмәсе  кысаларында  «2017 елда  иң яхшы   чөгендер игүче  хуҗалык» конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләделәр.   Конкурс Россиянең  Шикәр җитештерүчеләр берлеге тарафыннан  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә үткәрелгән иде.       

Җиңүчеләргә дипломнарны  «СоюзРосСахар» коммерциячел булмаган  оешма идарәсе   рәисе  Андрей Бодин тапшырды.

2017  ел йомгаклары   буенча Татарстан Республикасыннан  бу  юнәлештә  иң яхшы хуҗалыклар  булып   Мөслим муниципаль районының  «Намус» ҖЧҖ,   Нурлат  муниципаль районының   «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖ,   Тәтеш  муниципаль районының  «Содружество» ҖЧҖ танылды. 

2 нче  дәрәҗә дипломнар белән Нурлат  муниципаль районының    Сөләйманов А.И. КФХ, Буа  районының  «Авангард» ҖЧҖ һәм  Сарман районыннан өч  агрофирма:    «Сарман»  агрофирмасы” ҖЧҖ,   «Җәлил» агрофирмасы” ҖЧҖ,  «Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖ бүләкләнделәр.

3 нче  дәрәҗә дипломнар белән Актаныш районының   «Әнәк» агрофирмасы” ҖЧҖ,   Зәй шәһәренең «Восток» агрофирмасы” ҖЧҖ,   «Зәй» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм Зәй  районының    «Зәй шикәре» агрофирмасы” ҖЧҖ,  Аксубай  районының   «Аксу Агро» агрофирмасы” ҖЧҖ,  Чүпрәле  районының «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасы” ҖЧҖ бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International