Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе кысаларында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның 40 нчы Республика конкурсы һәм беренче мәртәбә зоотехник – селекционерлар конкурсы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов катнашты.
Ярышларда район ярышларында җиңеп чыккан иң яхшы белгечләр катнашты. Алар терлек үрчетү, аларны карау һәм ашату, таналарны бозаулатуга әзерләү буенча үз белемнәрен, осталыкларын, шулай ук эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча үзләренең практик күнекмәләрен күрсәттеләр.
Конкурс дүрт этапта узды. Бенренче этапта конкурс комиссиясе катнашучыларның лаборатор эшләрен бәяләде, икенче этапта аларның практик күнекмәләре бәяләнде, өченче этапта катнашучылар үз һөнәрләренең теоретик базасын күрсәттеләр. Бүртенче этап барышында катнашучыларның җитештерү күрсәткечләре бәяләнде.
40 нчы Республика конкурсында технологлар арасында эре мөгезле терлекләрне Европа технологияләре нигезендә үрчетү буенча җиңүче булып Милис Сәгъдиев танылды, ул Биектау районының «Ватан» АХП ҖЧҖеннән. 2 нче урында – Мамадыш районының «Продкорпорация» ҖЧҖеннән Азат Хәсәнов, 3 нче урында – Балтач районының “Алга” ҖЧҖеннән Илнар Әхмәдиев.
Эре мөгезле терлекләрне Харьков технологиясе буенча ясалма орлыкландыруда иң яхшы оператор булып Гомәр Йосыпов танылды, ул Нурлат районының «Сөләййманов А.И.» КФХыннан. 2 нче урында – Павел Иванов – Алабуга районының «Светлая долина» ҖЧҖеннән, 3 нче урында – Ирина Золоторева – Баулы районының Миңнулина КФХыннан.
Зоотехник-селекционерлар арасында беренче мәртәбә узган конкурста җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: нәсел хуҗалыклары буенча – Лилия Гәрәева – Әтнә районының «Таң» ҖЧҖеннән, товар хуҗалыклары буенча – Надежда Трофимова – Кукмара районының «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖеннән.
Зоотехник-селекционерлар шулай ук түбәндәге номинацияләр буенча да бүләкләнделәр: белгечлеге буенча иң күп стажлы (16 ел) – Минсерин Яһудина – Түбән Кама районының «Союз Агро» ҖЧҖеннән, иң яшь зоотехник-селекционер – Гөллинә Гәрәева – Арча районының «Игенче» ҖЧҖеннән, терлекләрнең баш саны күплеге буенча – (4500 баш сыер) – Юлия Карпова – Югары Ослан районының «Красный Восток Агро» АҖеннән, иң югары күрсәткечләр буенча – Салават Нуретдинов – Кукмара районының «Восток» ҖЧҖеннән һәм башкалар.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.