Липецк өлкәсендә Бөтенроссия кыр көнендә селекционерларның иң яңа казанышларын күрсәтәчәкләр

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

2018 елның  5- 7 июлендә  Липецк өлкәсенең   Бруслановка авылында     Бөтенроссия  кыр көне  узачак.    Әлеге  чарада    Татарстан Республикасыннан   Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  җитәкчелегендәге  рәсми   делегация катнаша. 

Күргәзмәдә өч көн дәвамында   20  меңнән  артык   кеше  булыр  дип көтелә.   

Быел  төп  тема  - игенчелектә уңышлар  күрсәткән сортлар  күрстәлеләчәк.    

Кыр көне – Россиядә 2004 елдан  бирле  уздырыла  торган  традицион  чара.   Әлеге күргәзмәдә  30 гектарлап  территориядә 15  меңләп диләнкә,   1,5 мең бер.  авыл хуҗалыгы  техникасы күрсәтеләчәк.  Күргәзмә экспозициясе Липецк өлкәсенең  бөтен    территориясендә урнаштырыла.  

Биредә  Россия   территориясендә үсә торган  барлык  диярлек авыл хуҗалыгы   культуралары  күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә  беренче мәртәбә  үзебездә җитештерелгән   селекция  техникасы   күрсәтелә.  

Кыр көне югары  нәтиҗә бирә торган   авыл хуҗалыгы  культураларының   сортлары  һәм гибридлары җитештерелә торган   дәүләт сорт сынау станциясе  территориясендә  үткәрелә.   

Чараны  оештыручылар анда  катнашучылар  өчен  күләмле  эшлекле  программа төзегән.  Өч көн буена  агрофорум кырларында    агрономияне,    терлекчелекне, мелиорацияне, механизацияне үстерү, АПКны санлаштыру     буенча  һәм башка темаларга  фикер алышулар  узачак.   

«Бөтенроссия  кыр көне  - 2018» күргәзмәсенең   тантаналы  ачылышын  турыдан-туры   трансляцияләү 6 июльдә   Россия Авыл хуҗалыгы  министрлыгы сайтында булачак.   

Чараның  программасы  һәм аның турында тулырак мәгълүмат   http://mcx.ru/press-service/previews/vserossiyskiy-den-polya-2018-lipetskaya-oblast/  сайтында  урнаштырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International