«Татарстанда кыр көне - 2018» күргәзмәсендә уңыш булдыру алымнары буенча фикер алыштылар

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Лаеш районыда  «Татарстанда кыр көне - 2018» күргәзмәсе кысаларында «Үсемлекчелектә  инновацион  технологияләр» темасына  түгәрәк  өстәл узды.

Чарада  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары    Илдус Габдрахманов, муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  башлыклары, игенчелек  буенча   консультантлары, шулай  ук  хуҗалыклар  белгечләре  һәм җитәкчеләре  катнашты.

Түгәрәк  өстәлдә катнашучылар  уңыш  булдыру  алымнары, үсемлекчелек  тармакларына идарә, пилотсыз  очу  аппаратлары  ярдәмендә  кырларның  торышын билгеләү мәсьәләләре   буенча  фикер алыштылар. Шулай  ук,   заманча  агротехнологияләргә ярдәм  инструменты  буларак, агроиминләштерү мәсьәләләрен дә карадылар. 

Нотыклар белән "АПК иминиятчеләренең бердәм берләшмәсе – Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге"нең программаларны  үстерү һәм төбәк АПКлары  белән  эшләү идарәсе  башлыгы Юрий Есиков, «СоюзРосСахар» коммерциячел булмаган  оешма идарәсе   рәисе  Андрей Бодин,  Евротехнология компанияләре  төркеме вәкилләре,  «Сервис Агро» ҖЧҖ вәкилләре  чыгышлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International