Арчада фермерлар командалары арасында спартакиада узачак

2018 елның 29 июне, җомга

2018 елның  30 июнендә Арчада  республика фермерлары  арасында   спартакиада узачак. Чара  һәр елныы  7 июльдә уза  торган  Халыкара     кооперация   көнен  бәйрәм итүгә багышлана.  

Спартакиаданы  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Казан  кооператив институты  оештыра.   

Ул көнне    иртәдән үк Арчаның  Үзәк  стадионында    Арча,  Балтач, Саба, Буа, Кукмара, Теләче, Менделеевск, Питрәч муниципаль районнарыннан  иң яхшы   фермерлар  командалары җыелачак. Программада тартарча көрәш,  гирь күтәрү,  аркан тартышу, җиңел атлетика,  озынлыкка  сикерү кебек  һәм  башка ярышлар  уздыру   каралган.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International