2012 нче елның 14-15 нче март көннәрендә Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында «Заманча селекция тикшерүләрендә Николай Вавиловның фәнни мирас үсеше» темасы буенча Бөтенроссия конференциясе үтәчәк.
Оештыручылар белдерүенчә, Россия һәм башка регионнардан килгән селекционерлар, игенчелек өлкәсендә галим Николай Вавилов методологиясен кулланып, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре хакында фикер алышачак.
Шулай ук Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре төрле авыл хуҗалыгы культурасы селекцияләре буенча соңгы хезмәтләрен тәкъдим итәчәк.
Әлеге фәнни чара кысаларында селекция һәм орлыкчылык; игенчелек, үсемлекчелек һәм экология; терлекчелек һәм азык җитештерү секцияләре эшләячәк.