Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Липецк өлкәсе үрнәгендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча киңәшмә уздырды.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү тәҗрибәсен өйрәнү максатында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рәшит Хәбипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 2018 елның 18-20 июнендә Липецк өлкәсендә булып кайтты. Делегация составына шулай Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Буа, Чүпрәле, Тукай, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч муниципаль районнары башлыклары да бар иде.
Шуны әйтергә кирәк, икътисадның барлык тармакларында кооперативлар төзү буенча Липецк өлкәсенең тәзҗрибәсе шактый зур. Киңәшмәдә делегация әгъзалары төрле ярдәм чараларын куллану мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Р.Р. Сибгатуллин Татарстанда эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде, Татарстан Республикасының төбәк лизинг һәм гарантия фонды мөмкинлекләреннән активрак файдалануда катнашырга тәкъдим итте.
Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров барлык төр авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм итәргә кирәклеге һәм шул исәптән һәр авыл җирлегендә акча-кредит кооперативларын төзү зарурлыгы турында билгеләп узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев Липецк өлкәсенең эшкуарлыкка ярдәм итү фондының эше турындагы фикерләре белән бүлеште. Яңа гына төзелгән кооперативларның Фонд ярдәме белән 5 елга кадәр срокка 5%лы займ рәвешендә дәүләт ярдәме алу мөмкинлекләре бар, диде ул.
Марат Әхмәтов киңәшмәгә йомгак ясады һәм һәр районга Хөкүмәтнең һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының килештерелгән гамәлләрен тормышка ашыру өчен каралган мәсьәлә буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләргә кушты. «Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү компетенциясе үзәге» ДБУен булдыру эшен дәвам итәргә кирәк, кооперативлар җитәкчеләрен эшкә өйрәтү өчен безнең уку йортлары, беренче чиратта, Кооператив институт, мөмкинлекләреннән мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга кирәк. Мастер-класслар уздыру өчен баштарак Липецк өлкәсенннән авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм фонды җитәкчесен чакырырга тәкъдим итәм», - дип, чыгышын тәмамлады министр.