Татарстанның Азнакай районы терлекчеләре тәүлеккә 150 тоннадан артык сөт савалар

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов,   Азнакай районының авыл хезмәтчәннәренә  сөт  терлекчелегендә ирешкән   уңышлары  өчен  рәхмәт белдереп,  Азнакай  муниципаль районы башлыгы    Марсель  Шәйдуллинга  телеграмма  юллады.  

Котлау    телеграммасында  мондый сүзләр бар:   «Хөрмәтле  Марсель    Зөфәр улы! Азнакай муниципаль районы  хезмәтчәннәре  үз тарихында  беренче  мәртәбә  тәүлеккә 150 тоннадан  артык  сөт савып  алуга  ирештеләр. 

Терлекчелек  тармагы  үсешенә  «Союз-Агро» ҖЧҖенең  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үзләреннән  зур  өлеш кертәләр, алар   һәркөнне  65 тонналап югары  сыйфатлы  сөт савалар һәм бу  җитештерүне динамикалы  үстерәләр.  Район   буенча  гомуми  савым  күләмендә  «Агрофирма «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖ дә аерым урын алып тора,  биредә  тәүлеккә 42 тоннадан артык  сөт савалар.   «Вахитов ис.» ҖЧҖ һәм  «Тукай» ҖЧҖ  югары  үсеш динамикасы  күрсәтәләр. Районда  сөт  терлекчелеге күрсәткечләрен  күтәрүдә  кече  хуҗалыклар да  мөһим  роль уйный, аларда  бүгенге   көнгә   1300 баш  савым сыеры  исәпләнә һәм тәүлеккә   20 тонна  сөт җитештерәләр.   

Ирешелгән уңыш – бу  беркөн нәтиҗәсе генә түгел!   Сөт бизнесына   кертелгән максатчан   инвестицияләр һәм терлекчелек  фермалары  хезмәткәрләренең  алты  елдан  артык куйган  фидакарь хезмәте югары  генетик куәт белән  сөт терлекчелен   үстерергә мөмкинлек    бирде.     

Якын  елларда  сәнәгати сөтчелек комплексларын  төзү аша  югары   нәтиҗәле заманча  технологияләр кертү   районга  яңа  күрсәткечләргә ирешергә – тәүлеклек савымны  200 тоннага  җиткерергә  мөмкинлек бирәчәгенә ышанып калам.    

Хөрмәтле Марсель Зөфәр улы, Азнакай  районының  кадерле авыл хезмәтчәннәре!  Сезгә республика иминлеге  хакына һәркөнне армый-талмый хезмәт  итүегез, Татарстанның  агросәнәгать комплексын үстерүгә  үзегездән керткән саллы   өлешегез өчен  ихластан  олы  рәхмәтемне җиткерәм.  Сезгә нык  сәләмәтлек, тормышыгызда  иминлек һәм  тынычлык,  мактаулы  һәм авыр хезмәтегездә алга  таба  тагын да  югарырак уңышларга  ирешүегезне телим!» 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International