Лаеш районында "Татарстанда кыр көне – 2018" күргәзмәсе узачак

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

2018 елның  28 – 29 июнендә    Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «РФА Казан  фәнни-тикшеренү үзәге”нең  “Татарстан   авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты”  ФДБФУ тәҗрибә кырларында Россия өчен  уникаль  булган  «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы   күргәзмәсе узачак. Аны  рәсми  ачу  тантанасы    28 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  катнашында була. Тантана республика    башлыгы  һәм  кунаклары  экспозицияне караячаклар, катнашучыларның    стендларын карыйлар һәм Татарстан Республикасының,  шулай  ук  Россия  төбәкләренең  агросәнәгать комплексындагы   яңалыклар  белән танышачаклар.  

Быел  күргәзмәдә Россия Федерациясенең 21  төбәгеннән, шулай  ук  Беларусь,  Венгрия республикаларыннан,   150 компания,  алдынгы  чит  илләр  компанияләре вәкилләре катнашалар.   

«Татарстанда  кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе   блоклардан   торачак:  «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник  тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм  «Кече   хуҗалыклар».   2018 елда   «Үсемлекчелек” блогында      кунаклар    Россиянең һәм Татарстанның көзге һәм язгы   авыл хуҗалыгы   культуралары селекциясе чәчүлекләре, АПК өлкәсендәге яңа  технологияләр,     үсемлекләрне яклауның экологик    имин  чаралары, яңа  төр    ашламалар  белән таныша  алалар.      Быел беренче  мәртәбә    седераль культуралар һәм   күпкомпонентлы  азык  катнашмалары  күрсәтеләчәк.    

«АПКны инженер-техник  тәэмин итү» блогында  АПК өлкәсендә үзебезнең һәм чит илләрнең   яңа  технологияләре,   авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары күрсәтеләчәк, мәс.,  Ростсельмаш, Кировец, JCB, JohnDeerе һәм башка бик  күп төрле техника булачак.  Әлеге  күргәзмә җитештерелгән продуктларны  һәм  җитештерүнең төрле  ысулларын  кыр шартларында  презентацяләү белән аерылып торачак.  Күргәзмәдә беренче  мәртәбә  газ ягулыгында эшли торган  техника блогы да  булачак.  

Форумның эшлекле  программасы  кысаларында    авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек темаларына һәм башка актуаль темаларга түгәрәк  өстәлләр һәм мастер-класслар  уздырылачак. Бу көннәрдә шулай   ук   эре мөгезле терлекләр  үрчетү буенча  технологларның 40 нчы республика  конкурсы,  нәсел эше буенча селекционер-зоотехниклар конкурсы,    икътисадчылар-норма билгеләүчеләр  конкурсы  узачак.   

Күргәзмә  көнннәрендә  –  28-29 июньдә күргәзмәгә килүчеләргә уңай  булсын    өчен  Казан – Олы Кабан һәм Олы Кабан – Казан  маршрутлары  буенча  түләүсез автобуслар  йөриячәк.  Автобуслар   һәр   30 минут саен килеп-китеп торачак.   28 июньдә   чарага   «Метро Җиңү проспекты» тукталышыннан (Дан  скверы  ягыннан)   7.30  сәгатьтән 16.00  сәгатькә кадәр китеп  булачак, 29 июньдә  –  8.30  сәгатьтән  17.00  сәгатькә кадәр.  Кире кайту  рейслары (Олы  Кабан – Казан) 28 июньдә     8.00  сәгатьтән  17.00  сәгатькә кадәр булачак,  29 июньдә –  9.00  сәгатьтән 18.00  сәгатькә кадәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International