Татарстанның кайбер районнарында күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләдедәр

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген Татарстанда актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Эссе көннәр чаптырлыган үләннәрне  тиз арада җыеп алырга мөмкинлек бирә.  Татарстанның кайбер районнарында күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләдедәр. Болар – Әтнә, Зәй,   Алексеевск, Ютазы муниципаль   районнары.  

Гомумән, республика  буенча   кышкыга  терлекләр өчен коры  һәм сусыл   азыкны   2 млн. тоннадан  артык   әзерләргә кирәк  булачак.  Оператив белешмәләр буенча,     26 июньгә  республикада   50,7 мең  тонна печән, 355,3 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу   шартлыча бер  баш  хайванга    2,3 центнер туры килә.   

Үләннәр хәзер бөтен җирдә өлгергән һәм чаптыру срокларын  сузу  әзерләнә  торган  азыкның  сыйфатын  начарайтуга  китерәчәк.  Мәсәлән, кузаклы  үләннәрдә 1  кг коры матдәдә каротин чәчәккә  бөреләнү чорында  188 мг/кг булса, чәчәк ата башлаган  чорда   112 мг/кг гына кала (40%ка диярлек кими). Димәк, югары аксымлы, сыйфатлы   азык җыю өчен иң уңайлы вакыт  -  бөреләнү чорында.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләнә торган  азыкның сыйфатын катгый рәвештә ветеринария  лабораторияләрендә тикшерергә куша.   Шулай  ук,   беренче  кат  чаптырып алганнан соң,  күпьеллык үләннәрне тукландырырга тәкъдим ителә. Беренче кат   чаптырылган азыкны  вакытында   җыеп алып, икенче катка  тукландыру    –  сыйфатлы, туклыклы  азык  әзерләүгә гарантия.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International