«Татагрохим» ААҖ системасы предприятиеләре республика кырларында әче туфракны известьлау эшләренә керештеләр. Быел мондый эшләрне 72 мең гектардан артыграк мәйданда башкарасы була. Моның өчен басуларга 617 мең тонна известьлы ашламалар чыгарырга кирәк булачак.
Оператив белешмәләргә караганда, 26 июньгә республикада 10 мең га әче туфрак эшкәртелгән. Районнарда «Татагрохим» ААҖ карьерларында 200 мең тоннадан артык известьлы ашламалар чыгарылган һәм кырларга җибәрелгән. Кыр эшләре Саба, Әлки, Мөслим һәм Буа районнарында яхшы оештырылган.
Эшләр башланыр алдыннан комиссия тарафыннан известьлау техникасының торышы һәм известьлы ашламалар карьерлары тикшерелде. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татагрохим» ААҖ, «Татарский» агрохимик үзәге” ФДБУ һәм Әлмәт агрохимик хезмәте станциясе” ФДБУ вәкилләре керде.