5-7 июльдә Липецкида Бөтенроссия кыр көне узачак

2018 елның 26 июне, сишәмбе

2018 елның  5- 7 июлендә  Липецк өлкәсенең   Бруслановка авылында     Бөтенроссия  кыр көне  узачак,   әлеге  чара  Россиянең аграр  тармагында  һәр елны  уздырыла.  Күргәзмә  эшендә  Татарстан Республикасыннан   Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  җитәкчелегендәге  рәсми   делегация катнаша.   

Кыр көне   – Россиядә 2004 елдан  бирле  уздырыла  торган  традицион  чара.   Бу  – алдынгы   авыл хуҗалыгы  технологияләрен, җирдән файдалануның     инновацион ысулларын һәм заманча    авыл хуҗалыгы  машиналарын күрсәтә торган  күргәзмә белән аграрчылар арасында  тәҗрибә алмашу буенча  бөтенроссия  мәйданчыгы.  Бөтенроссия  кыр көнен уздыру   өчен   мәйданчык буларак, Россия  Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел  саен  Россия  төбәкләре арасыннан АПКны динамикалы  үстерүдә  мөһим роль уйный  торган  берәрсен  сайлап  ала.  Узган  ел  Бөтенроссия кыр  көне  Татарстан Республикасында  узган  иде.  

Күргәзмә эшендә  шулай  ук  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең  авыл хуҗалыгы  буенча урынбасары    Алексей Гордеев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  Дмитрий Патрушев, РФ дәүләт хакимиятенең федераль һәмтөбәк  органнары вәкилләре, якын  һәм ерак чит илләрнең   делегацияләре  катнашыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International