Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре район агрофирмаларында чәчүлекләрне тикшереп кабул иттеләр. Комиссия составына Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең, авыл хуҗалыгы идарәсенең вәкилләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнары кергән иде.
Комиссия әгъзалары районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ кырларын тикшерделәр. Белгечләр чәчүлекләрнең чыгышына, куелыгына, чүпләрнең булу-булмавына, орлыклар сыйфатына игътибар иттеләр. Кырларны караганда районның барлык хуҗалыклары тарафыннан язгы кыр эшләренең сыйфатлы башкарылуы билгеләнде. Район хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культуралар каралган агротехник срокларда тәмамланган.
Кырларны карап чыкканнан соң, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләр киңәшмә уздырдылар, анда күпьеллык үләннәрне чаптыру, терлек азыгы әзерләү кебек мәсьәләләр каралды. Бүгенге көнгә районда күпьеллык үләннәр 6573 га мәйданда чаптырылган, 1281 тонна печән һәм 4310 тонна сенаж әзерләнгән.