Бүгенге көнгә Вахитов ис. хуҗалыкта 4782 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 2050 баш савым сыеры. Хуҗалыкта һәркөнне 73 тонна сөт савып алалар,бу районда җитештерелә торган сөт күләменең чиреген тәшкил итә. Агымдагы елның биш аенда савым 1400 тоннага арткан. Биредә бер сыердан тәүлеккә уртача 28,8 литр сөт савалар, мега-фермада савым 29,2 литрга җитә.
«Язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды. Хәзер безнең өчен иң мөһиме – җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләү», - диде хуҗалык җитәкчесе Нәфикъ Хөсәенов. Терлекләр өчен кышкыга 24 мең центнер печән, 293 мең центнер сенаж, 247 мең центнер силоса кирәк. Хуҗалыкта азык культуралары 2050 гектар тәшкил итә, 1500 гектарда силос өчен кукуруз үстерелә, 300 гектарда – орлык өчен.
Баш зоотехник Илдус Насыйбуллин сүзләренә караганда, яшел үлән хәзер протеиннарга бай. Ул шулай ук күптән түгел эшли башлаган азык цехының өстенлекләренә тукталды. Биредә һәркөнне фермалар буенча З 185 тонна азык әзерләнә. Кирәкле барлык мәгълүмат компьютерга кертелә.
«Биш ай эчендә җитештерелгән продукциядән 44 миллион 823 мең сум күләмендә керем алынды, табышлылык 31,6 процент тәшкил итте. Дәүләттән 41 миллион 894 мең сум күләмендә субсидия алынды, шуның 26 миллионнан күбрәге – сөт өчен. Уртача хезмәт хакы 22 мең сумнан артып китә», - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.
Хуҗалыкта эш сыйфатын артыру өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Мәсәлән, һәркөнне 20 килограмм сөт сауган сыер савучылар өчен хезмәт хакына 10 процентлы өстәмә каралган, 22 килограмм булса – 20 процент өстәмә, 25 килограмм өчен – 30 процент өстәмә. Әгәр савым 30 килограммнан артыграк булса, һәр сыер өчен 50 сум өстәлә.