23 июньдә Казанда Мирный бистәсендәге Каенлыкта татар халкының Сабантуй бәйрәме узды. Бу – Сабантуйның төп мәйданы иде.
Сабантуй бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шәһәр мэры Илсур Метшин, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар булды.
Быел Сабантуй ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты узу көннәренә туры килде һәм бәйрәмдә ФИФАның Казандагы генераль координаторы Энтони Баффу һәм ФИФА комиссары Стефано Пуччи катнашты. Шулай ук Казанга Россия теннис федерациясе президенты һәм МОК әгъзасы Шамил Тарпищев та килде.
Бәйрәмдә чит ил кунаклары да күп булды. Колумбия, США, Польша һәм башка ил кунакларын милли киемнәрдән, җыр-бию, чәкчәк белән каршы алдылар. Чит ил дусларыбыз Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Буа, Лаеш, Балык Бистәсе, Нурлат, Питрәч, Алексеевски, Биектау һәм башка район күргәзмәләре, концерт номерлары белән танышты.
Бәйрәм кунаклары өчен милли ярышлар, уеннар оештырылган иде - капчык киеп узышу, колгага менү, чүлмәк вату һәм башкалар. Шулай ук муниципаль районнар милли утарлар оештырган. Анда балалар өчен уеннар, кызыклы ярышлар, халык һөнәрләренә өйрәтүче мастер-класслар уздырылды.
Сабантуй бәйрәме программасының төп вакыйгасы, әлбәттә, татар көрәше. Көрәштә җиңүчегә автомобиль һәм гадәттәгечә бәрән әзерләнгән иде.
Бәйрәмгә җыелучыларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. «Барыгызны да чын күңелдән безнең татар халкының иң яраткан милли бәйрәме - Сабан туе белән котлыйм. Исәнлек, саулык иң изге теләкләр телим», - диде шәһәр мэры.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлавын ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов җиткерде. «Сабан туе халыкның бердәмлеген күрсәткән символ булып тора. Бәйрәм тарихны күзалларга ярдәм итә, милли үзаңны уята», - дип тапшырды ул котлау сүзләрен.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында 2018 елда Сабантуй илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә бәйрәм ителүе турында әйтеп узды. “Без бәйрәмне көтеп алдык, Сабантуйга якын дусларыбызны һәм туганнарыбызны чакырдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу безнең гореф-гадәтләребезне, мәдәниятыбызны, спортны күрсәтү мөмкинлеге”.
Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре администрациясенә бу бәйрәмне мутур итеп оештырулары өчен рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук республика районнарының Казан Сабан туена нык әзерләнеп килгәннәре өчен, җыр-бию коллективларына, спортчыларга күңелле, кызыктыргыч чыгышлары өчен рәхмәт әйтте.
Бәйрәм республиканың атказанган артистларының, сәнгать осталарының, эстраданың яшь йолдызларының – РФ һәм ТР халык артисты Венера Ганиеваның “Йолдызлар фабрикасы”ннан чыккан җырчыларның, шулай ук шәһәрнең балалар иҗат коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды. Сабантуй бәйрәме, гадәттәгечә гөрләп узды.