Татарстанның Балтач районында хезмәтне саклау мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 22 июне, җомга

2018 елның  20 июнендә  Балтач  муниципаль районыны   «Сосна» ҖЧҖ базасында  РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан  республика оешмасы «ТР  агросәнәгать комплексы  предприятиеләрендә хезмәтне саклауның торышы һәм  җитештерүдә имгәнүләрне булдырмау  буенча һөнәр берлекләре органнарның бурычлары»  темасына күчмә утырыш уздырды.  Чарада АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең     республика оешмасы  әгъзалары, районнарның һәм башлангыч эре һөнәр   берлекләренең  рәисләре,    хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашты.

Төп  нотык  белән  РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан  республика оешмасы рәисе  Фәридә Гарифуллина  чыгыш ясады.   Ул  катнашучыларның  игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә, социаль партнерлыкны үстерүнең  әһәмиятлелегенә  юнәлтте.   Фәридә Гарифуллина            хезмәт  шартлары  иминлеген  тәэмин итү буенча «Сосна» ҖЧҖенең  максатчан эшләнлеген билгеләп   узды. 

Чара баршында шулай   ук  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  хезмәтне саклау  секторы  мөдире Айдар Сәлахов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы    Фирдәүс Нәбиуллин,  «Сосна»  ҖЧҖенең хезмәтне саклау буенча  инженеры    Фирдәүс Гарипов һәм башкалар   чыгыш   ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International