«Казан» Халыкара ат спорты комплексында 2018 елгы Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары узачак

2018 елның 22 июне, җомга

2018 елның  23 июнендә «Казан» Халыкара ат  спорты   комплексында 2018  елгы  Сабантуй  бәйрәменә  багышланган  ат чабышлары  узачак.   

Программада барысы    13 старт каралган. Иң яхшы  җайдаклар     «Сабантуй-2018» призларын,    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе,    Татарстан Республикасының  Атчылык  һәм ат  спорты  федреациясе,   «Татспиртпром» АҖ  призларын  алачаклар.

Бәйрәм татар  эстрадасы  йолдызлары   катнашындагы   музыкаль-күңел  ачу  программасы  белән чиратлашып барачак. 

Чара  15:00  сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International