2018 елның 17-18 июлендә Мәскәүдә «Авылны социаль үстерү – Россия Федерациясенең территориаль үсеш нигезе» форумы узачак. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты һәм Россия авыл яшьләре берлеге оештыра.
Форумның төп максаты – дәүләт хакимияте органнарының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын авыл яшьләренең инициативалы эшчәнлегенә җәлеп итү һәм Россия авылларын социаль-икътисадый яңарту бурычларын хәл итү, агросәнәгать комплексын модернизацияләү һәм авыл кешеләренең тормышын яхшырту өчен алдынгы инициативаларга ярдәм итү.
Форум ике мәйданчыкта узачак – Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасынңа Федерация Советында. Форум барышында «Россиянең пространстволы үсеше: авыл җирлекләренең потенциалы» темасына пленар утырыш уздыру төп вакыйга булачак. Шулай төрле түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар һәм башка чаралар үткәреләчәк.
Форумда катнашу өчен 2018 елның 1 июленә кадәр түбәндәге сайтта заявка тутырырга кирәк:
https://rssm.su/events/forum2018/registration.