2012 елның 11 февралендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республика киңәшмәсе үтте. Биредә терлекчеләр 2012 елның гыйнвар ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
2012 елның гыйнвар аена терлекләр санын саклап калу, сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләре буенча төп доклад белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, республика терлекчеләре өчен төп мәсьәлә булып терлекләр санын саклау, үстерү һәм тотрыклыгына ирешү кала.
Министр урынбасары Кайбыч, Баулы, Алабуга, Әлки, Питрәч, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Әлмәт, Югары Ослан, Тукай, Бөгелмә һәм Спас районнарында февральнең беренче ун көнендә сөт җитештерүдә үсеш күзәтелмәвен билгеләп үтте. Шуңа күрә тиз арада кирәкле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.