Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Яңа Чишмә авылында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә район башлыгы Вячеслав Козлов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашты.
Төп нотык белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. Аның чыгышыннан аңлашылганча, бүгенге көндә районның шәхси хуҗалыкларыннан һәркөнне 17 тонна сөт сатыла. Шахмайкино авыл җирлеге лидерлардан санала, биредә тәүлеккә 6 тонна сөт тапшыралар.
Надежда Попкова шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да сөйләде. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларга сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, башмак таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган таналар, чебиләр сатып алуга, 3 яшьтән зуррак булган бияләр өчен азык сатып алуга чыгымнар өлешен кайтаруга һәм башкалар өчен субсидияләр бирелә.
Аннары “Яңа Чишмә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Евгений Лазарев чыгыш ясады. Ул ветеринария пунктларының һәм терлек чалу пунктларының эше турында сөйләде.
Киңәшмә азагында 3 һәм аннан күбрәк сыерлар тотучы хуҗалыкларга саву аппаратларына сертификатлар бирү тантанасы булды. «50х50» муниципаль программасы буенча бүленгән аппаратларны 20ләп кеше алды.