Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Кече Атмас авылында Рәйсә һәм Илдар Сәхиповлар үз хуҗалыкларында 7 баш эре мөгезле терлек тоталар, шул исәптән 4 баш савым сыеры, шулай ук кошлар да бар.
«Авылда сыерсыз бернишләп булмый, – дип сөйли Рәйсә. – Сыерларны үзем савам. Сөттәнкатык, каймак һәм башка продуктлар ясыйбыз, калганын авылдашларга сатабыз».
Терлек азыгы әзерләү өчен җаваплылык гаилә башлыгы Илдар өстендә. «Минем ирем – бөтен эшәк оста, ул “Логос” ҖЧҖендә механизатор булып эшли. Язын чәчүдә катнаша, көзен – уракта, – дип өстәде Рәйсә. – Безнең авыл бик матур, ерак түгел елга да ага. Үзебез төзегән зур, якты йортта торабыз. Ял өчен дә вакыт табабыз».