Бүген Буада район Советының XVI киңәшмәсе үтте. Анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров 2011 нче ел нәтиҗәләре һәм 2012 нче ел бурычлары белән таныштырды.
Район буенча җитештергән продукциянең тулаем күләме 6 млрд. сумны тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 117,6 процент дигән сүз. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 2 млрд. 961 млн сум, 2010 нчы ел белән чагыштырганда 155 процент. Барлыгы 182,6 мең тонна ашлык (гектарына уртача 36 центнер) җыелган. Буалылар 285 мең тонна шикәр чөгендере (гектарына уртача 343 центнерга якын) җыеп алган.
2012 нче ел Буада терлекчелек үсеше елы дип игълан ителгән. Районда эшләнгән программа мөгезле эре терлекнең баш санын, сөт җитештерү күләмен арттыру һәм тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Гыйнвар ае йомгаклары буенча районда мөгезле эре терлек 300 башка, ит җитештерү 109 процентка, сөт – 105 процентка, бер сыерга савым 20 килограммга арткан.
Марат Әхмәтов республиканың иҗтимагый-сәяси күрсәткечләре, 2012 нче елга бурычлар белән таныштырды. «Буа сәләтле, эшчән халкы белән дан тота. Сез динамик үсешегез белән аерылып торырга тиеш. Сезне юкка гына Идел арты башкаласы дип атамыйлар. Шулай ук сездә терелкчелек буенча кулланылмаган ресурслар да бар», – диде Марат Әхмәтов, залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Чара ахырында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.