Әлмәт шәһәрендә «Агроробофестиваль» Бөтенроссия конкурсы узачак

2018 елның 16 июне, шимбә

2018 елның   29 августыннан  2 сентябренә кадәр Әлмәт шәһәрендә Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләренең VI Бөтенроссия   конференциясе кысаларында  «Агроробофестиваль» Бөтенроссия  конкурсы   узачак. Конкурста катнашучылар  түбәндәге  5 юнәлеш  буенча   АПКны  автоматлаштыру  һәм роботлаштыру  буенча  үзләренең  инновацион эшләнмәләрен  тәкъдим  итәчәкләр: «Акыллы теплица», «Акыллы ферма», «Акыллы түтәл», «Агроробот» һәм «Квадрокоптер».

Ярышларда  18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары,   югары  уку йортлары  студентлары  катнаша ала.   Конкурс турында  тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга  мөмкин:  http://agroroxd.beget.tech.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International