Татарстанда узган тәүлектә сөтнең тулай савымы 3017,4 тонна тәшкил иткән, бу узган елдан 72,4 тоннага һәм узган тәүлектән 4,4 тоннага күбрәк.
Ютазы районында 1,5 тоннага күбрәк сөт җитештерелгән, ә түбән Камада – 1 тоннага. Биектауда узган тәүлектә 600 кг га, Лаешта 500 кг га артыграк сөт савып алганнар.
Шул ук вакытта республиканың күп кенә районнарның элеге продукция җитештерү буенча артта калуы күзәтелә. Шулай итеп, Яшел Үзән районында узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 17 тоннага азрак сөт җитештерелгән, ә Тәтештә 3,2 тоннага аз. Азнакай, Лениногорски, Менделеевски һәм республиканың башка районнарында да сөт җитештерү буенча тотрыклы вәзгыять күзәтелми.