Республика мал врачларын терлек продукциясенең сыйфатын яхшыртырга өйрәтәчәкләр

2012 елның 10 феврале, җомга

2012 нче елның 13-18 февраль көннәрендә Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында мал врачлары өчен укулар узачак. Биредә аларны терлек продукциясенең сыйфатын яхшыртырга өйрәтәчәкләр.

Терлек продукциясенең сыйфатын күтәрү мәсьәләсендә күп әйбер мал врачларына бәйле. Чөнки биредә сүз терлекләрнең сәламәтлеге турында бара.Шуңа күрә уку вакытында мал врачларын заманча ысуллардан тыш, тагын сөт һәм ит сыйфатына булган яңа таләпләр белән дә таныштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International