2012 нче елның 8 нче февралендә ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыкларны файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Анда “2008-2012 елларда ТР авыл хуҗалыгы үсеше” программасы буенча фикер алыштылар.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин 2011 елда “2008-2012 елларда ТР авыл хуҗалыгы үсеше” республика максатчан программасын башкару нәтиҗәләре һәм 2012 елга төп бурычлар турында чыгыш ясады.
Николай Якушкин хәбәр итүенчә, 2011 нче ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең гомум күләме 166 млрд. сумны тәшкил итә. Барлыгы 5,2 млн. тонна ашык, 1,9 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,4 млн. тонна бәрәңге, 320 мең тонна яшелчә, 1,9 млн тонна сөт, 427,5 мең тонна ит җитештерелгән. 2012 елда республика бюджетыннан агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме 4 млрд. сум тәшкил итәчәк, 4,5-5 млн. тонна ашлык, 1,5-1,8 млн. тонна бәрәңге, 320 мең тонна яшелчә, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 2 млн. тонна сөт һәм 450 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла. Министр урынбасары фикеренә караганда, бу республиканы тулысынча азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә, конкурентлыкка чыдам һәм ихтыяҗы булган продукт җитештерүгә басым ясарга кирәк.
Николай Якушкин фикерен комитет рәисе Валерий Васильев та хуплады. “Ит һәм сөт җитештерүне субсидияләр, дотацияләр хисабына арттырып булыр, ләкин агросәнәгать секторының үсешен бары тик авыл халкының яшәү дәрәҗәсеннән чыгып кына билгели алабыз. Әлеге бурыч башка министрлыкларга да карый”, -дип белдерде ул.