Бүген Игенчеләр сараенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары Ассоциациясенең XII съезды үтте.
Чарада шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыкларны файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Съездга республика районнарыннан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисләре, КФХ җитәкчеләре чакырулы иде
ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров Татарстан фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының 2010-2011 еллардагы эшчәнлегенә хисап ясады. Ул бүгенге көндә авылда фермерлар очраша торган берничә проблеманы билгеләде. Аның сүзләренә караганда, аларның берсе җирле хакимиятләрнең урыннарда фермерларның җирне милеккә алуына ярдәм итмәүләре белән бәйле. Моннан тыш, ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү өчен бүлеп бирелә торган субсидияләрне тоткарлауга бәйле проблемаларны билгеләде.
Республика башлыгы ассызыклап үткәнчә, бу – игътибардан читтә калмаска тиешле мөһим мәсьәләләр. “Фермер хуҗалыкларына ярдәмгә күпме күләмдә субсидия бүлеп бирергә кирәклеген ачык билгеләү зарур. Шәхсән сез, шулай ук республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының фермерларга күпме субсидия кирәклегенә квотасы булырга тиеш, әгәр кемдер акчаны алып җиткермәсә, ул аларны алсын өчен барысын да эшләргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Президент моннан 5-7 ел элек республикада эре аграр предприятиеләргә ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте. “Хәзер без хуҗалык итүнең барлык формаларына да тигез күләмдә ярдәм күрсәтелергә тиеш дип саныйбыз. Без шәхси хуҗалыклар һәм фермерларда гаять зур резерв күрәбез. Фермерларның эш белән тәэмин ителүе мөһим. Бу – үзләрен тәэмин итәргә һәм башкаларны да ашатырга сәләтле кешеләр. Бу категориягә кергән кешеләргә без ярдәм күрсәтәчәкбез. Әгәр бездә актив фермерлар һәм хуҗалыклар күп булса, безнең икътисад тотрыклы һәм уңышлы булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Камияр Байтимеров шулай ук авыл хуҗалыгы сату һәм эшкәртү кооперативларының булмавына зарланды. Ул республикада уңышлы эшләүче һәм лаеклы табыш алучы берничә кооперативны мисал итеп китерде. “Мондый кешеләр хөрмәткә лаек”, - диде республика башлыгы. Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, фермерлар еш кына җитештергән продукцияләрен үзләренә файдалы бәядән сата алмый. Тармактагы яңалыклар турындагы мәгълүмат авыл хезмәтчәннәренә барып җитсен өчен, районнарда мәгълүмати-консультация үзәкләре булдыру турында үтенеч җиткерелде. Шулай ук авылда эшләү өчен квалификацияле кадрлар кирәклеге әйтелде.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикада соңгы елларда шәхси һәм ярдәмче хуҗалыклар эре эшкуарлык кебек үк әһәмияткә ия булсын өчен зур эш алып барылуын билгеләп үтте. “Биредә проблемалар күп. Күп кенә мәсьәләләр безнең һәм муниципаль дәрәҗәләрдә хәл ителәчәк. Без барлык докладларга анализ ясап, тиешле беркетмә әзерләячәкбез, ул авылдагы проблемаларны хәл итүдә юл картасы булачак”, - диде ТР Президенты. Ул фермерлыкны үстерү өчен кирәкле күпсанлы кооперативлар төзү кирәклеген белдерде. Аның фикеренчә, субсидия бирү процедурасын гадиләштерергә, шулай ук кооперативларда аутсоринг системасын кертергә кирәк.
“Безгә сезнең позицияне һәм фикерләрегезне белү мөһим, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы фермерларга. – Без күп нәрсәне үзгәртергә кирәклеген аңлыйбыз, шунлыктан сезнең белән диалог алып барабыз. Без сезнең фикерләрегезгә колак салабыз һәм алга таба да шундый ук тыгыз элемтәдә эшләүне дәвам итәчәкбез. Шәхси һәм фермер хуҗалыклары безнең агросәнәгать комплексындагы өстенлекләрнең берсе. Безнең тәҗрибә Россиянең башка субъектларына да таратыла. Без авылда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын эзләячәкбез”.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге съезд фермер хуҗалыкларын алга таба үстерү өчен тиешле этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. Очрашу ахырында республика башлыгы фермерларга дәүләт бүләкләре тапшырды.