2018 елның 10 июнендә Казанда Горки-Әмәт урманында «Обнимама» сөт фестивале узачак. Бу бәйрәмне «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ оештыра.
Бу көнне паркта «сөт елгасы», оригиналь фотозоннар һәм арт-объектлар булачак, кунакларны төрле сюрпризлар, флешмобнар һәм призлпр уйнату көтә. Бәйрәмнең беренче 10 мең кунагын сәламләп, стаканда сөт биреләчәк.
Паркның төп сәхнәсендә Обнимама патшабикәсе катнашында «Сөт патшалыгы» театр тамашасы оештырыла, шулай ук Игорь Крутой академиясе, «Шарм» бию театры, «Федор Шукшин» кавер-төркеме һәм Казанның башка танылган иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
«Урман» кафесында – җиләк-җимеш кисәкләре белән туңдырма әзерләү буенча, «Осталар шәһәрендә» – төсле комнан открыткалар, магнитлы картиналар әзерләү буенча мастер-класслар узачак. «Экоүзәк» түбәсендә кечкенә балалы әниләр өчен «солнечные зайчики» бәби-йога күнегүләре оештырыла. Бина эчендә нон-стоп режимында әйдәүче Казан табибларының, сәламәтт туклану буенча белгечләрнең лекцияләре була.
Белешмә өчен. «Обнимама» – «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» Аҗенең яңа бренды, ул әлегә Татарстанда сабыйлар өчен бердәнбер сертификацияләнгән продукция җитештерүче предприятие. 1998 елдан башлап «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ «Бәләкәч» программасы буенча балалар сөт кухнялары өчен түләүсез продукция бирә. Бу ел башыннан предприятиенең балалар продукциясе яңа «Обнимама» бренды белән чыга башлады.