Татарстан мелиораторлары эше Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медаленә лаек булды

2018 елның 8 июне, җомга

Татарстан мелиораторлары  эше «Россия  агросәнәгать комплексы  үсешенә керткән өлеш өчен»  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  алтын  медаленә лаек булды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы  министрлыгының   Мелиорация  департаменты  директоры    Валерий Жуков  кулыннан  бүген ул бүләкне   «Татмелиоводхоз»  идарәсе” ФДБУ директоры  Марс Хисмәтуллин алды. Бүләкләү тантанасы   Краснодар шәһәрендә «Краснодар  крае үрнәгендә    мелиорация   комплексын  үстерү» фәнни-гамәли   конференциясендә үтте. 

Шуны  билгеләп үтәргә кирәк,   конференция  эшендә  тармак учреждениеләренең, шулай  ук  фәнни һәм бизнес-бергәлекләрнең   100дән артык  вәкиле катнашты. Зур мелиоратив киңәшмә  кысаларында катнашучылар         мелиорацияне үстерү буенча  ярдәмче программаларны  гамәлгә ашыру мәсьәләләре,   авыл хуҗалыгы  продукциясен  экспортлауны  арттыру  ысуллары,  импортны алыштыру  шартларында  тармакны  фәнни тәэмин итү, шулай  ук   гидромелиоратив объектларны имин  эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International