Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Илхан» ҖЧҖендә һәркөнне 4,8 тоннадан артык сөт савалар. Хуҗалыкта 240 баш савым сыеры исәпләнә. «Без савым сыерларын карауга һәм тукландыруга аерым игътибар бирәбез. Тәүлеккә 25-30 килограмм сөт бирә торган сыерлар да бар, – дип сөйли комплексның баш зоотехнигы Марина Җиһаншина. – Барлык мәгълүмат компьютерга кертелә, күрсәткечләр анализлана».
«Илхан» ҖЧҖендә сыерларны көнгә 3 тапкыр савалар, 10 машинада сыер савучы сменалап эшлиләр. «Хезмәт хакына беркем дә зарланмый, сыер савучылар айга уртача 20 мең акча алалар», – дип өстәде Марина Җиһаншина.
Хуҗалыкта шулай ук 80 тана һәм 137 бозау бар. Киләчәктә биредә сыерлар санын 1000 башка җиткерергә уйлыйлар. Әгәр акчалары җитсә, быел 500 башка исәпләнгән икенче терлекчелек корпусын файдалануга тапшыруны планлаштыралар.