2018 елның 28 – 29 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында Россия өчен уникаль булган «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы күргәзмәсе узачак. Аның кысаларында 28 июньдә эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның 40 нчы Республика конкурсы һәм нәсел эше буенча селекционер-зоотехниклар конкурсы булачак.
Ярышларда районнар ярышларында җиңеп чыккан 43 белгеч катнаша. Аларга терлек үрчетү, эре мөгезле терлекләрне карау һәм тукландыру, сыерларны һәм башмак таналарны бозаулатуга әзерләү үзенчәлекләре буенча үз белемнәрен, шулай ук эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру күнекмәләрен күрсәтергә тиеш булалар.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе блоклар белән булачак: «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм «Кече хуҗалыклар». Территориянең гомуми мәйданы 60 гектардан артык булачак.
Проектның төп өстенлеге – җитештерелгән продуктларны һәм җитештерүнең төрле ысулларын кыр шартларында презентацяләүнең инновацион һәм күрсәтмә форматта булуы, элемтәләр урнаштыру һәм эшлекле сөйләшүләр уздыру өчен, шулай ук катнашучыларны һәм аларның продукциясен тәкъдим итү өчен нәтиҗәле коммуникацион киңлек булу.
Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин: http://www.awtexpo.ru.