Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылында терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, идарә белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм һәм баш зоотехниклары катнашты.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Түбән Мәтәскә авыл клубында узды. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов үз чыгышында тармактагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Мәс., бу көннәрдә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тәүлеккә 172,6 тонна сөт савыла (2017 елга карата 103%).
Сөт җитештерү күләмнәрен «Казанка» АФ” ҖЧҖ, «Кишет» ҖЧҖ, «Ашыт» ҖЧҖ, «Ташкичү» ҖЧҖ, «Ашытбаш» АПК” ҖЧҖ, «Ватан» АФ” ҖЧҖ һәм башкалар арттырды.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә анда катнашучылар «Казанка» АФ” ҖЧҖенең җәйләвендә терлекчелек буенча алып барыла торган эшләр белән таныштылар. Савым сыерларын карау һәм тукландыру мәсьәләләрен карадылар, терлек авыруларын профилактикалау һәм дәвалау ысуллары буенча фикер алыштылар.